Ютазылыларны, басуларда камыл яндырырга ярамый, дип кисәттеләр

2022 елның 25 феврале, җомга

Район Советының утырышлар залында Бөгелмә урманчылыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм Ютазы районы урман фонды территориясендә 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды.

 

Киңәшмә эшендә ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, районның урман хуҗалыгы һәм янгын хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

 

- Урманда янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рәис Гомәров. - Ут якын-тирә җирләрдән, нигездә,  авыл хуҗалыгы формированиеләре җирләреннән килә. Шуңа күрә урман һәм дала кишәрлекләре белән чиктәш урыннарда янгынга каршы чикләр сөрдерү мәҗбүри.

 

Ютазы районы буенча бу мәсьәләне хәл итүдә проблемалар юк – барысы да үзәкләштерелгән һәм үз вакытында башкарыла, дип билгеләп үтте Гөлнара Мөхәммәтханова. Безнең районда хисап чорында 26 термонокта теркәлгән. Кагыйдә буларак, бу - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә янгын чыгу. Бу эш белән Иске Каразирек авыл җирлегендә законсыз шөгыльләнәләр, диелде киңәшмәдә. Моннан тыш, янгын чыгу тимер юллары буенда, поездлар очкын сүндергечтән башка узганда теркәлә. Хисап елында беренче янгын 30 апрельдә теркәлгән. Эшләр Димтамак, Ташкичү һәм Әбсәләм авыл җирлекләрендә яхшы тора.

Ахырда төрле ут кабуларга карата спутник мониторингының нәтиҗәле ысулы турында искә төшерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International