Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2022 елның 27 февраленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән кар, юеш кар, томан, бозлавык; юлларда көчле бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Көчле кар яуганда:
Йортлардагы тәрәзәләрне тыгызлап ябарга, алардан мөмкин кадәр ераграк торырга, шулай ук агачлар янында булмаска һәм алар янында машиналар куймаска кирәк. Мөмкин булганча, өйдә калыгыз.
Әгәр дә сез урамга чыгарга туры килсә, кар һәм бозлавык шартларында, егылмас һәм зыян күрмәс өчен, йөргәндә аеруча сак булыгыз!