Урыссудагы 3 санлы мәктәптә-иң яхшы ата-аналар комитеты.
Бу хакта мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән муниципаль бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Әлеге ярыш, беренче чиратта, мәктәп һәм ата-аналар арасында конструктив диалог булдыруга юнәлтелгән, чөнки үсеп килүче буынны тәрбияләү-уртак процесс. Мондый диалогтан башка тиешле нәтиҗә булмаячак. Бәйге «Тату сыйныф серләре» дигән исем астында узды: һәр ата-аналар комитеты ата-аналар белән бергә чараларга әзерләнгәндә, уртак сәфәрләрдә, мәктәп һәм республика конкурсларында катнашканда, бер-берсенә карата кызыксынучанлыкка ярдәм итә торган серләре һәм идеяләре белән уртаклашты.
Моннан тыш, ата-аналар «Визит карточкасы» һәм «Халык иҗаты» проектын тәкъдир иттеләр, цифрлаштыру турында идеяләр белән уртаклаштылар.
Әйтергә кирәк, районның барлык мәктәпләрендә дә үз балаларының киләчәгенә битараф булмаган ата-аналар комитетлары эшли. Алар мәктәп тормышында, төрле чаралар һәм фестивальләр оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашалар. Шуңа да карамастан, иң яхшылар арасында һәрвакыт иң яхшысы табылачак.
Исегезгә төшерәбез, бәйге мәктәп, муниципаль, зона һәм республика (финал) этапларыннан тора. Бүгенге көндә 3 нче санлы Урыссу мәктәбенең ата - аналар комитеты муниципаль этап җиңүчесе билгеләнде. Урыссу гимназиясе һәм Урыссуның 2 санлы мәктәбе ата-аналар комитетлары җиңүчедән бик азга гына калыштылар.
Алда-зона этабы, анда безнең мәктәпләрнең лаеклы ата-аналары комитетлары да табылыр дип өметләнәбез.