Ватанны саклаучылар көне кысаларында район спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар.
Әйтик, 25 февральдә Урыссу көрәшчеләре Бөгелмәдә узган грек-рим көрәше буенча республика турнирында катнаштылар. Ярышларны десантчылар Берлегенең һәм Әфганстан ветераннарының Россия Берлегенең җирле оешмалары оештырды. Һәрвакыттагыча, безнең спортчылар, көндәшләренә бронза, көмеш һәм алтын медальләрдән калышмыйча, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Мактау пьедесталының беренче баскычына Ратмир Солтанбеков күтәрелде, икенче - Әмирхан Солтанбәков, өченче - Тимур Фәррахов. Алга таба да уңышлар, егетләр!