Ютазы районының иң өлкән кешесендә кунакта

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

26 февраль көнне Алабакүл авылында яшәүче Әнвәрия Салих кызы Вахитова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Тормыш авырлыкларына карамастан, күңелләрен югалтмаган кешеләр дә бар. Әнвәрия Вахитова шундый искиткеч кеше булып тора.

 

Әнвәрия апа мөстәкыйль йөри, үз акылында, газета-журналлар һәм китаплар укырга ярата, аның түшәге янындагы киштәдә дә китаплар урын алган, дөнья яңалыклары белән кызыксына. Ул үзенең тырышлыгы белән туганнарына гына түгел, авылдашларына, якташларына да үрнәк күрсәтә.

 

Без аның янына баргач та, ул утырып күзлексез генә газета укый иде, бу көнне аны юбилее белән якыннары котлады. Бик озак сөйләшеп утырдык, барысын да яхшы аңлый, аек бәяли...

 

Ул Баулы районы Кызыл Яр авылында укытучы гаиләсендә иң кечкенә бала булып туган. Аннары гаилә башлыгы Салих Шакир улы Вахитовны Бәйрәкә мәктәбенә эшкә күчерәләр, ул анда тарих укыткан, аннары мәктәп директоры булып эшләгән. 1937 елда округта иң беренчеләрдән булып Бәйрәкә мәктәбе урта мәктәпкә әверелә. 9 сыйныфта Әнвәрия география укытучысына кияүгә чыга, аны Казаннан Бәйрәкә авылына яшь белгечләр белән җибәргән булалар.

 

Тулырак итеп "Ютазы таңы"газетасы битләрендә укый аласыз.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International