Балалар бу көндә «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» фестиваленең жюри әгъзаларыннан лаеклы бүләкләр һәм мактау сүзләре белән кайттылар. «7 нот» вокаль ансамбле солистлары, «Грация» хореография коллективы һәм яшь, әмма инде район мәдәният йортының йолдызчыгы Алинә Нигъмәтуллина һәм тагын бер сабый Хәсәнова Элина сәхнәдә матур костюмнар, тавыш куелышы һәм сәхнәдә лаеклы чыгыш ясады. Балалар «СОЗВЕЗДИЕ-Йолдызлык» 2022 фестиваленең зона этабы гала-концертына уздылар. Шулай ук «7 нот» коллективы җитәкчесе Гүзәл Марсель кызы Нигъмәтуллинаны, «Вокал-соло» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә кызларны лаеклы әзерләүләре өчен, «Грация» хореография коллективы җитәкчесе Светлана Владимировна Сөләйманованы «Хореография» номинациясендә әзерләүләре өчен билгеләп үтәсе килә. Лилия Фәтхиева шулай ук «Конферанс» номинациясендә дә бүләккә лаек булды (җит.Г.Н.Фәтхиева). Балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары да искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр, аларны шуның белән котлыйбыз!