Россия көне белән!

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Иртәгә илебез халкы Россия көнен билгеләп уза. Әлеге дәүләт бәйрәме ирек, тынычлык һәм бөтен кешеләрнең тату яшәү билгесе буларак кабул ителә. Безнең район – күп милләтле район. Аның халкына мәрхәмәтлелек, төрле дин традицияләренә, милли мәдәнияткә хөрмәт белән карау хас. Бу бәйрәм илебез бәйсезлеген, патриотлыгын көчәйтү билгесе буларак кына билгеләп үтелми, җәмгыятьнең асылы булган гаиләләрнең ныклыгы да игътибар үзәгенә алына. Хөрмәтле ютазылылар, әлеге бәйрәм уңаеннан бирелә торган өстәмә ял көне сезнең гаиләләрегездә күңелле мизгелләр белән үрелеп үтсен. Сез бердәм булып, көндәлек мәшәкатьләрне күтәренке күңел белән башкарыгыз, һәрберегез әлеге көннән генә түгел, һәрбер кояш белән бергә аткан таңнан шатлык һәм бәхет алып яшәгез. Бәйрәм белән сезне, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International