Россия көне уңаеннан бәйрәм конерты

2013 елның 11 июне, сишәмбе
Россия көне - илебезнең иң "яшь" дәүләт бәйрәмнәреннән берсе булган бәйрәмебез. Аны бөтен ил буенча россиялеләр 12 июнь көнне уздыралар. Әлеге көнгә багышлап район мәдәният йорты мәйданында концерт узды. Сәхнәдә Урыссу бистәсе мәктәпләреннән балалар катнашты. Чыгыш ясаучыларны тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәм концерты барыбызга да таныш булган һәм яратып өлгергән "Сөембикә" ансамбле чыгышы белән тәмамланды. Концерт программасы эчтәлекле, төрле-төрле чыгышлар белән тулыландырылган иде, аннан һәркем яхшы кәеф алып китте. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International