"Ютазы таңы" газетасының социаль челтәрләрендә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1 мартта, «Ютазы таңы" газетасы редакциясендә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Л.Габдрахманов һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А. Сәлимгәрәев видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә «Ютазы таңы» газетасы баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева һәм Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Марс Гәрәев катнашты.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International