Хатын-кызлар хәрәкәте активистлары өчен район семинары

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1972 елдан башлап ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә, Ютазы районы хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова инициативасы белән район башкарма комитетының утырышлар залында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча мәгълүмати - методик семинар узды. Семинарны Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина ачты һәм хатын-кызлар хәрәкәте активистларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Семинарга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә әйдәп баручы консультанты Владимир Мальцев чакырылган иде.

Безнең районда гражданнар оборонасын оештыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу предметы булды. Семинар эшендә район авыл җирлекләре һәм Урыссу бистәсе хатын-кызлар советлары рәисләре катнашты.

Семинар барышында Владимир Мальцев тыңлаучыларны районның гражданнар оборонасы өлкәсендәге тиешле хезмәтләре тарафыннан хәл ителә торган бурычлар, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендәге бурычлар белән җентекләп таныштырды. 2021 елның октябрендә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән өйрәнүләр районның югарыда күрсәтелгән бурычларны үтәргә әзер булуын күрсәтте.

Мондый чаралар гражданнарга районда гражданнар оборонасы һәм куркынычсызлык торышы турында актуаль мәгълүмат алырга, шулай ук эшнең торышы турында беренче авыздан белергә ярдәм итә.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International