Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында узган чарада районның мәгариф учреждениеләренең яшь армиячеләре катнашты. Барлык балалар да тырыштылар, лаеклы чыгыш ясадылар – сафларын тоттылар, ышанычлы маршладылар һәм җырлар җырладылар. Жюри әгъзаларына катнашучылар арасында урыннар билгеләү авыр булды. Шуңа да карамастан, иң яхшылар арасында иң яхшыларын сайларга туры килде. Шулай итеп, мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, смотрның җиңүчесе булып Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең яшьармиячеләр командасы танылды. Икенче урында Бәйрәкә мәктәбе командасы, өченчедә-Иске Урыссу мәктәбе командасы.
https://vk.com/public133612977