28 февраль көнне Яшь Армия отрядлары арасында район смотр-конкурсы булып узды.
Чарада районның барлык мәктәпләре дә катнашты.
Жюри составына гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Гарифуллин М.Х., чик буе гаскәрләренең өлкән сержанты Ежов А.В., Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Гильфанов А.А., Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов С.А. керде.
Кемдер үзен сафта әзерләүдә яхшырак күрсәтте, кемдер искиткеч җырлады, күп кенә командирлар үзләрен үз отрядларының лидерлары, командир исеменә лаеклы итеп күрсәтте. Иң яхшылары дип атаганнар арасында кызлар да бар иде: алар малайлар белән беррәттән чарада катнаштылар. Чөнки бүген Ватанны саклаучылар исемен хатын-кызлар да йөртә.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Урыссуның 3 санлы мәктәбе яшь армиячеләре
2 урын-Бәйрәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары
3 урын- Иске Урыссу мәктәбе яшь армиячеләре
https://vk.com/public133612977