Архив бүлегендә Урыссуның 2 санлы мәктәбе укучылары

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Бүген Ютазы районының архив бүлегендә "Яшь архивчылар" район программасы нигезендә, Урыссуның 2 санлы мәктәбенең 7 сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Укучыларны  архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева бистәнең 75 еллык юбилее уңаеннан Урыссу бистәсенә багышланган фотокүргәзмә белән таныштырды, архив документларының саклану шартлары, архивта сакланучы кешеләрнең шәхси документлары турында сөйләде, укучыларүзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Л.Я.Гареева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International