Быел Ютазы районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 2 яңа ишегалды барлыкка киләчәк

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Безнең һәм республиканың башка районнары ишегалларының адресларын dvor.tatar сайтынының"документлар" бүлегендә карый аласыз. Әгәр дә сез программа буенча нинди дә булса сорау бирергә яки конкрет үз ишегалдыгыз буенча җавап алырга телисез икән -  шалтырата аласыз, шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә, кайнар линия 8 (800) 27-520 яки инстаграм аккаунтына яза алсыз -  @dvor.Tatar

Төзелеш эшләре 2 айдан да кимрәк вакыттан соң башланачак, ә хәзер проектлаучылар төзекләндерү схемаларын эшлиләр, аннары аларны сезгә тәкъдир итәчәкләр һәм сез үз фикерегезне җиткерә алачаксыз. Проектлаучылар белән очрашуларның күп өлеше узды инде, ләкин әгәр сезнең ишегалдында фикер алышулар булмаса, сезне бу хакта алдан ук кисәтәчәкләр — подъездларда белдерүләр пәйда булачак.

 

Төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны очрашуда архитекторлар һәм район хакимияте тәкъдим итәчәк. Очрашу көнен дә алдан ук игълан итәчәкләр. Схемаларның җәй буе ишегалдында калуы, эшләрнең сыйфатын һәм барышын контрольдә тоту һәм шул очракта бу хакта кайнар линия телефоны аша хәбәр итү - барлык мәсьәләләр дә оператив рәвештә хәл ителәчәк.

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең яңа уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк — аларның суммасы 6923 булачак. Ә 2022 елда программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International