100 яшь – бу күпме, әллә азмы? Кемнәрдер өчен ул гаять зур булып тоелса, кем өчендер тормыш сукмагының бер өлеше генә. Биниһая зур, әмма шулай да бер өлеше.
26 февраль көнне без Алабакүл авылында яшәүче Әнвәрия Вахитова янында булдык.
Ул бүген дә хәрәкәттә, акылы аек, караваты янындагы киштәгә пөхтә итеп өеп куелган гәзит-журналларны һәм китаплар укырга ярата, дөнья яңалыклары белән кызыксынып тора.
Без Әнвәрия Салих кызы янына килгәндә, ул күзлексез килеш (!) якыннарының гәзит битләрендә аны котлап язган тәбрикләвен укый иде. Без аның белән бик озак сөйләштек. Ул барысын да яхшы аңлый, һәр нәрсәне аек акыл аша бәяли. Гаҗәпләнүемнең чиге булмады!
Әнвәрия апа Баулы районының Кызылъяр авылында укытучы гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килгән. Озакламый гаилә башлыгы Салих Шакир улы Вахитовны Бәйрәкә мәктәбенә эшкә күчерәләр. Ул анда иң элек тарих фәненнән белем бирә, аннары мәктәп директоры вазифасын башкара 1937 елда, төбәгебездә иң беренчеләрдән булып, Бәйрәкә мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. 9 сыйныфта укыганда, Әнвәрия Казаннан Бәйрәкә мәктәбенә эшкә юлланган яшь белгечкә - география укытучысына кияүгә чыга.
Кияүдә булганда, ул урта мәктәпне тәмамлый. Һәм хезмәт эшчәнлеген башлангыч сыйныф укытучысы буларак башлый. Бер-бер артлы аның кызы һәм улы туа. Ярый әле әнисе аның янәшәсендә була. Әнвәрия эштә вакытта ул балаларны һәрчак карап тора. 1941 елда ире Варис Закиров үз теләге белән фронтка китә. Бу вакытта яшь әни өченче баласын көтә. Бераздан Әнвәриянең кызы дөньяга аваз сала. Бөек Ватан сугышы елларында аңа эшләргә дә, гаиләне дә туендырырга туры килә. Ә нәрсә ашатырга соң? Көннәрдән беркөнне Әнвәриянең әнисе басуда калган бодай башакларын җыеп, он тарттырып, ипи пешерә. Яңа пешкән ипине оныкларына алып килә һәм үзе дә бераз кабып карый. Әнвәрия эштән кайтканда, балалар инде ипине ашап бетергән була. Ашлык агулы булганмы, әллә башка сәбәпме, бер мизгелдә Әнвәрия әнисен дә, өч баласын да югалта. Иң кадерле кешеләрнең дүртесе дә вафат була. 19 яшендә яшь хатын бөтенләй бер ялгызы кала. Озакламый иренең сугышта вафат булуы турында да кара пичәтле хат килә.
...Җаны әрнегән, алга таба ничек яшәргә белмәгән чаклары күп була аның. Биредә барысы да балаларын, әнисен, ирен хәтерләтә... Әлеге ачы югалту хәсрәтен онытыр өчен ул Урта Азиягә китә. Анда да башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Яңадан, тынгысыз заманнар башлангач, алар янәдән туган якларына әйләнеп кайта. Әйе, алар. Чөнки ул алты айлык Әлфияне - апасының кызын тәрбиягә ала һәм аны яратып, җил-яңгыр тидермичә, тәрбияләп үстерә. Алар гаиләләре белән Алабакүлгә кайтып төпләнә. Бүгенге көндә Әнвәрия апа гаиләсе белән биредә, якыннарының кайгыртуында һәм җылысында яши. Һәрвакыт игътибарлы һәм игелекле булганнары өчен ул аларга бик тә рәхмәтле. Алар шулай карап-тәрбияләп торганга күрә озын гомер кичерәм, дип саный ул.
Әнвәрия Вахитова, чыннан да, авыр тормыш юлы узган... Бөек Ватан сугышы, якыннарын югалту хәсрәте – яшәү дәверендә ул боларның барысын да күргән.
Арабызда, тормыш авырлыкларына карамастан, күңелләре тупасланмаган кешеләр була. Әнвәрия апа да шундый гаҗәеп игелекле кешеләрнең берсе. Үзенең яшәргә омтылышы белән ул якыннарына гына түгел, авылдашларына, якташларына да матур үрнәк күрсәтә.
Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА