Хөрмәтле ютазылылар, иртәгә, 5 мартта, Урыссу үзәк район хастаханәсендә тулы эш көне

2022 елның 4 марты, җомга

7 март көнне өлкәннәр поликлиникасының “кызыл” зонасында пациентлар 8 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Бәйрәм көннәрендә педиатрия бүлегендә тәүлек буе табиб кизүе оештырылачак. Исегезгә төшерәбез, тәүлекнең башка вакытында кичектергесез медицина ярдәмен ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә.
Кадерле гүзәл затларыбыз – әниләр, әбиләр, кызлар, сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, хатын-кыз бәхете телибез! Ил-көннәребез тыныч торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International