Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 8-9 сыйныфларында “Пушкин картасы” турында сөйләде

2022 елның 4 марты, җомга

Гөлшат Салихҗановна «Пушкин картасы» проекты кысаларында Үзәк китапханәдә узачак чаралар турында сөйләде. Мөдир балаларны Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Гүзәл хатын-кызлар хөрмәтенә» дигән мастер-класска чакырды, шулай ук барлык теләүчеләрне 5 һәм 11 март көннәрендә узачак «Барлык юллар да китапханәгә алып бара» дип исемләнгән танып-белү уенында катнашырга чакырды. «Пушкин карталары» хуҗалары китапханәдә башка бик күп кызыклы һәм танып-белү чараларында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International