8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ютазылыларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Районның оператив киңәшмәсендә Ютазы районы хатын-кызларына бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

 

Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәрманлыгы өчен  һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсенең кадрлар буенча өченче разрядлы өлкән белгече Сәвия Гәрәевага Ютазы район Советының мактау грамотасын тапшырды.

Шулай ук тимер юл транспортында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын Любовь Корбова алды. Любовь Николаевна «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы – Трансэнерго структур бүлекчәсен энергия белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Ульяновск электр белән тәэмин итү дистанциясенең бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтеры булып эшли.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International