Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре тарафыннан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү линиясе буенча 5 дәүләт хезмәте күрсәтелә, аларның икесе – транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү – электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша гаризалар бирү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.
Шулай итеп, 2022 ел башыннан Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша теркәү һәм имтихан бүлекчәләренә 48 меңнән артык электрон гариза (48 678 гариза) кергән.
Игътибар итегез, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гаризалар бирү гражданнарга вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә, чөнки аларга бару өчен уңайлы көннәр планлаштырырга һәм бер сәгать эчендә кирәкле хезмәт күрсәтүне алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, дәүләт пошлинасы түләгәндә дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша автомат рәвештә 30 процент ташлама бирелә.
Шуңа бәйле рәвештә хезмәткәрләр тарафыннан даими нигездә гражданнарга якындагы 5 эш көненә дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша гариза бирү мөмкинлеге бирү өчен чират тирәнлеге мониторингы алып барыла.
Бердәм портал аша язылган һәм билгеләнгән вакытта килгән гражданнарга хезмәт күрсәтү өчен аерым кабул итү тәрәзәләре эшли.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, 6,7 һәм 8 март бәйрәм көннәрендә барлык теркәү-имтихан бүлекчәләре билгеләнгән график нигезендә гадәти режимда эшлиләр.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе