Урыссу поселогының 75 еллыгы кысаларында Урыссу гимназиясенең 6б сыйныфында хезмәт ветераны белән очрашу узды

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Ул - халык мәгарифе отличнигы Муллагалиева Рима Кәрим кызы иде.

Рима Кәрим кызы Урыссу поселогының барлыкка килүе турында сөйләде, үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, гаиләсе белән поселокка килгәндә, ул 4 нче сыйныфта гына укыган була әле.

Кунак күптән түгел нинди предприятиеләр үз эшчәнлеген алып барганнары турында сөйләде.

Чөнки 75 ел – поселок өчен шактый күп вакыт. Рима Кәрим кызы укучыларга үз мактау грамоталарын, бүләкләрен күрсәтте, үзенең шәҗәрәсе белән таныштырды. Ул балаларны үзләренең тамырларын, кече Ватаннарын онытмаска чакырды.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International