Ютазылылар кышны күңелле озатты

2022 елның 6 марты, якшәмбе

Ютазылылар кышны күңелле озатты. Их, ни әйтсәң дә, Май чабу колачын киң җәеп килә!

Бүген район мәдәният йорты бинасында «Масленица-блинница, весне именинница!» дип аталган чара узды.  Район мәдәният йортының беренче катында ярминкә гөрләде һәм беленнәр бәйгесе үткәрелде, ә 2 нче катта, фойеда, район мәдәният йорты артистлары Май чабу кунакларын дәртле чыгышлары белән сөендерде - җырлар, биюләр, әйлән – бәйлән, музыка тавышы еракка ишетелеп торды! Мәдәният йорты янында балалар өчен конкурслар һәм хәрәкәт уеннары үткәрелде.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International