ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнар өчен, табибка мөрәҗәгать итү, йорт хайванын йөртү, чүп-чар чыгару, кибеткә бару һәм эшкә бару очракларыннан тыш, өйдә калу турында мәҗбүри таләп гамәлдә булудан туктый. Мондый чикләүләр хәзер бары тик киңәш бирү төрендә генә.
Моннан тыш, SARS-CoV-2 коронавирусы белән чирләмәгән һәм вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерү мәҗбүри таләбе гамәлдән чыгарыла.
Моннан тыш, кинотеатрларда, циркларда, концерт залларында һәм театрларда тамашачылар залының тулы булуы рөхсәт ителә.