Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – 8 Март белән котлыйм!

2022 елның 8 марты, сишәмбе

Бу матур көн, гадәттәгечә, аерым җылылык белән билгеләп үтелә. Ул ир-егетләрнең гүзәл затларга карата булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен, назын һәм нәзакәтен гәүдәләндерә.

Сез үзегездә соклану уятырлык иң яхшы сыйфатларны туплагансыз. Сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз, йомшаклыгыгыз һәм сизгерлегегез, балалар тәрбияләүдә, йорт турында кайгыртуда, гаилә уңайлылыгы, тынычлык һәм татулык мохитын тудыруда игелекле ярдәмчеләр булып тора.

Сезнең һөнәри эшчәнлегегез һәм хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә безнең район үсә, тотрыклылыкка һәм уңышка ирешә бара. Сөекле хатын-кызларыбыз, сезгә, югары һөнәри осталыкны һәм җаваплылыкны  сөйкемлелек һәм нәфислек белән бергә үреп алып барганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

Сезгә бәхет, уңышлар, иминлек, бетмәс-төкәнмәс гүзәллек, игелеклелек һәм елмаюлар телим. Сезнең тормышыгыз туганнарыгыз һәм якыннарыгыз күңел җылысы белән ямьләнсен!

 

Район башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International