Ютазы ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре автомобиль белән идарә итүче хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котладылар. Юл хәрәкәтендә катнашучы хатын-кызларны чәчәкләр, юл полиция хезмәткәрләренең елмаюлары һәм юлларда иминлек теләү көтеп торды. Хатын-кызлар руль артында, кагыйдә буларак, юлларда игътибарлырак һәм пөхтәрәк, күп кенә ир-егетләргә моңа өйрәнергә комачауламас иде! Рәхмәт сүзләре һәм сөйкемле хатын-кызларның елмаюлары полиция хезмәткәрләре өчен иң яхшы бүләк булды!