Ютазы самбочылары лаеклы чыгыш ясадылар.
2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча ачык турнир барышында безнең самбочы Софья Игонина беренче урынны яулады. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ул, әйтерсең лә: кызлар беренче карашка гына йомшак кебек, чынлыкта исә аларның үзәкләре нык, - дип барысын ишетелерлек итеп әйтте. Бу ярышларда турнирның көмеш призеры булган Әмир Камалдинов та лаеклы чыгыш ясады.
Турнир Оренбург өлкәсенең Северное поселогында узды.