Любовь Глухова: "Заводка юнәләм һәм күңелем сөенә»

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Любовь Глухова менә инде 40 ел Урыссу электр тоташтыргычларының сыйфаты сагында тора.

Аның әлеге завод белән беренче танышуы 1980 елда, Казан техник училищесын тәмамлаганнан соң була. Яшь Люба техник контроль бүлегенә өченче разрядлы контролер булып урнаша. Любовь Павловна үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм башкаручанлыгы аркасында профессиональ рәвештә үсә башлый. 1986 елда аны техник контроль бүлеге өлкән мастеры, ә 2009 елда гальваник-җыю цехы начальнигы итеп күчерәләр.

- Мин бу заводка ничек эләктемме? Мәктәптән соң хисапчы булырга  укырга хыялландым, ләкин Лаеш техникумына укырга керә алмадым, шуңа күрә техник училищега барырга туры килде, — дип сөйли Любовь Павловна. – Шулай да бүген ул чакта болай килеп чыгуына бер дә үкенмим.

 

Любовь Павловна үз коллективын  һәм предприятиесен бик ярата, биредә эш авыр булса да, кызыклы, дип саный. Любовь Павловнаның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, профессионализмы цехта, җитештерүнең һәр этабында сыйфатлы эшне оештырырга һәм ярдәм итәргә һәм билгеләнгән вакытка җитештерү планын үтәргә мөмкинлек бирә. Ул җитештерүдә кирәк булган 20дән артык эшчене укыткан һәм бүгенге көнгә кадәр яшь белгечләрне өйрәтүен дәвам итә. Тупланган тәҗрибәсе белән завод белгечләре белән теләп уртаклаша. Һәрвакыт эшне башкару белән кызыксына, һөнәри компетенция дәрәҗәсен күтәрергә омтыла.

- Эшкә килгәндә, мин һәрвакыт үз тәҗрибәм белән уртаклашырга тырышам, кемдер нидер онытса, исләренә төшерәм. Барлык яңалыклар турында хезмәттәшләремә оператив рәвештә сөйлим. Мин аларга кабатлап әйтәм: сез барысыннан да белемлерәк булырга тиеш, ул чакта сезне беркем дә “дезинформацияли” алмый. Контролерның көче - аның грамоталылыгында  һәм тәҗрибәсендә.

Чыннан да, предприятиедә булганда, мин биредә бер команда булып эшләүләренә инандым, чөнки аннан башка җитештерү планнарын үтәү, барлык мәсьәләләрне дә хәл итү мөмкин булмас иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International