Яз безгә җылы кояш, яхшы кәеф һәм күңелле бәйрәмнәр белән килә. Язның иң матур бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне булуы бик куанычлы. Бу бәйрәмгә багышланган концерт 7 март көнне район мәдәният йортында узды. Кунаклар өчен язгы стильдә искиткеч фотозона әзерләнгән иде, фойеда сөйкемле хатын-кызлар өчен концерт башланыр алдыннан скрипка уйнады, хөрмәтле ир-егетләребез һәм мәдәният йорты артистлары гүзәл затларга чәчәкләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә үтте. Тамашачылар канәгать калды. Концертта катнашучылар, тамашачылардан көчле алкышлар кабул итте һәм бу вакытны файдалы үткәргән һәм бәйрәм мохитына күмгән өчен рәхмәт хисләрен чагылдырды.