Гөлсинә Ганиева: "Завод - ул минем бөтен тормышым"

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

44 ел бер урында ничек эшләргә кирәклеген Гөлсинә Ганиева белә.

Бер урында берничә дистә ел эшләгән предприятие ветераннары тарихы бүген бик гаҗәпкә калдыра - ничек алай мөмкин? Ә нигә хәзер алай түгел?

Кайчандыр поселокта Казан радиокомпонентлар заводы дип аталган завод була, ул бүген «Электросоединитель» җәмгыяте буларак эшли. Анда 18 яшьлек Гөлсинә Ганиева эшкә урнаша. Бу нәкъ 44 ел элек, 1978 елның мартында була. Аны механик цехка контролер ярдәмчесе итеп алалар. Мәктәптән соң барлык яшьләр әлеге яшь предприятиегә эләгергә тырышкан. Бүген ул заводның хезмәтне оештыру һәм нормалаштыру буенча өлкән инженеры.

Чыннан да, 44 ел бер урында эшләү - бу кешедән сабырлык һәм ныклык таләп итә.

- Мин эшләргә яшь коллективка килдем, - дип искә ала завод ветераны, - заводта гына түгел, ә шефлыкка алынган колхозларга азык әзерләүдә, урып-җыюда, элеваторда, предприятие хезмәткәрләре өчен торак төзүдә ярдәм иттек, - дип искә ала завод ветераны. Шефлыкка алынган колхозларга һәрвакыт автобусларда җыр җырлап йөрдек, шаян сүзләр сөйләштек... завод кешеләренең бердәмлеге, иртәгәсе көнгә ышанычы һәрвакыт сизелеп торды.

 

Техникумны тәмамлагач, Гөлсинә Мидхәт кызы техник-нормалаштыручы булып хезмәт һәм хезмәт хакы бүлегенә күчә. Бу еллар эчендә завод аның өчен икенче туган йортына әверелә. Биредә алар династияләре  – әнисе, сеңлесе, абыйсы, булачак ире һәм туганнары белән хезмәт куя.

Гөлсинә Ганиева фикеренчә, нормировкалаучы  эше үз спецификасы буенча кызыклы – эшчеләрнең оста куллары астында продукция эшләп чыгаруның бөтен технологик процессын өйрәнү, тикшерү, нормалаштыру.

- Мин үз эшемне, коллективымны яратам, - ди предприятие ветераны,-заводның 55 еллыгы алдыннан коллективка уңышлар телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International