Хәйдәр Гайнетдинов, самбочыларыбызның уңышларын күзәтүче күп кенә җанатарларга күптән таныш.
Ул безне спорт чыгышлары белән бер генә тапкыр шатландырмады. Менә бу юлы да Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 33 ел тулу уңаеннан уздырылган спорт самбосы буенча дүртенче традицион турнирның иң көчле көндәшләре арасында "49 кг авырлыктагы 11-12 яшьлек үсмерләр" категориясендә Хәйдәр Гайнетдинов өченче урын яулады.