23 марттан Татарстанда язгы ау чорына гаризалар кабул итү башлана

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Ауга рөхсәтне рәсмиләштерү ысуллары ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән урыннарда ауларга рөхсәтнамә алу өчен гаризаларны 23 марттан бирергә мөмкин. Гаризалар бирү турында тулырак мәгълүмат ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

Силәзән үрдәкләргә җәлеп иткеч үрдәкләр белән ау чоры 2 апрельдән башлана һәм 6 майга кадәр дәвам итәчәк. 16 апрельдән 25 апрельгә кадәр суда йөзүче киекне ауларга мөмкин булачак. 23 апрельдән 2 майга кадәр — урман киеген.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International