Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2022 елның 10 мартына метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының урамда озак торуларына юл куймаска һәм еракка барулардан тыелырга кирәк.
Өшү куркынычының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм аручанлык. Күп катлы киенү зарур - һава катлавы җылы тотыла, җылы олтаннар һәм йон оекбашлар киегез – алар аякларны корыда калдырып, дым сеңдерә, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.
Көчле салкында еракка йөрү һәм сәфәр кылу тыела. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында ватылулар һәм көйсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк - сезон буенча киенү, җылы кием-салым һәм аяк киеме, кайнар чәй запасын онытмау, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдыру мөһим.
Автомобильдә начар күрүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән сакланырга кирәк.
Кинәт тормоз тотулардан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт иткән машина йөртүчеләрне кисәтү мөһим.