Ютазы чаңгычылары үзләре турында ТР чемпионатында белдерделәр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Безнең район чаңгычылары командасы чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатының II турында бронза призеры булды.

СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призына ярышлар Зәйдә 2 марттан 6 мартка кадәр узды: чемпионат Татарстанның 12 районыннан һәм 14 шәһәреннән иң көчле чаңгычыларны кабул итте. Бу берничә көн чаңгычылар – иң югары дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар җиңүчеләр һәм призерлар өчен чын сынау булды. Оста көндәшләр белән көрәш - ул дәрәҗә генә түгел, күпмедер кимәлдә - үзеңнең һөнәри осталыгыңны һәм спортта сәләтеңне  раслау. Расладылар. Безнең чаңгычылар элеккечә профессиональ, физик яктан әзерлекле. Үзегез уйлап карагыз, спортчылар биш көн дәвамында спринт, эстафета ярышларында һәм марафон дистанцияләрендә егетләр һәм ирләр һәм кызлар һәм хатын-кызлар 15 чакрымга классик стильдә ярыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Ютазы чаңгычыларының тренеры  - Таһир Гыйздетдинов. Ярыш нәтиҗәләре буенча Ютазы районы командасы, Сарман һәм Саба районнарыннан бик азга гына калышып, өченче урынны алды. Шуңа күрә районның спорт казанышлары маясы яңа кубок һәм диплом белән тулыланды.

 

Роза Искәндәр

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International