Район хатын-кызларына язгы кәеф бүләк иттеләр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

7 мартта район мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган «Милые! Родные! Ненаглядные!» дип аталган бәйрәм концерты булып узды.

Сөекле туташларны һәм ханымнарны чәчәкләр һәм елмаюлар белән каршы алдылар, концерт башланыр алдыннан язгы чәчәк кабул итү бик күңелле булды. Моның белән сюрпризлар бетмәде, икенче кат фойесында нәфис чәчәкле фотозона оештырылган иде, ә концерт залына керү юлында көйле музыкаль композицияләр уйнаучы скрипкачы кызлар аеруча әкияти атмосфера тудырды.

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов барлык ир-егетләр һәм шәхсән үз исеменнән барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады, аларга илһамлы, сизгер, игелекле булулары, гаилә учагы җылысы һәм балаларның шат тавышы өчен рәхмәт белдерде. Күңелле котлау сүзләреннән соң "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды.

Түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр дипломнары тапшырылды:

 

"Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» - Минзилә Абдурахманова;

“Хатын - кыз – ана” - Ирина Абрамова;

“Өченче яшь каһарманы” - Тәнзилә Йосыпова;

“Хатын-кыз минем язмышым – минем һөнәрем " - Рәмзия Дәүләтханова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International