ТРда Дәүләт автоинспекциясендә 2022 ел башыннан балалар юл-транспорт травматизмы турында статистика белән уртаклаштылар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында республикада 41 авария булган, анда ике бала һәлак булган һәм тагын 42се - төрле тән җәрәхәтләре алган.

2021 ел буенча шул ук чор статистикасы белән чагыштырганда, барлык күрсәткечләрнең гомуми кимүе күзәтелә: юл-транспорт һәлакәтләре  – биш очракка, һәлак булган балалар – икегә, зыян күргән кешеләр - алты очракка кимегән.

Атнаның иң куркыныч көне – балалар һәм яшүсмерләр өчен - шимбә, ә тәүлек вакыты  -  иртәнге 7дән иртәнге 8сәгатькә кадәр вакыт булуы ачыкланды. Авариягә барыннан да ешрак 10-11 яшьлек балалар эләгә.

Балаларның үзләренең саксызлыгы буенча 8 юл-транспорт һәлакәте теркелгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм сигезе җәрәхәт алган.

Балалар катнашында ике ай эчендә 22 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, бер бала һәлак булган, тагын 21е имгәнгән. Авариянең тагын бер очрагы велосипедчы бала катнашында теркәлгән.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында мөрәҗәгать итә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International