Ютазы чаңгычылары - җилләр белән узышта

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

«Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагере базасында чаңгы ярышлары буенча Ютазы муниципаль районы беренчелеге булып узды.

Чаңгы узышларын яратучылар, оста спортчылар белән беррәттән, ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү исәбенә ярыштылар. Әлбәттә, чаңгычылар өчен яшь чикләве  юк иде. Сәламәт яшәү рәвешенә һәркем үзенчә юнәлде - берәүләре ышанычлы тимераякта йөреш төрендә, икенчеләре - ирекле стильдә. Яшь категориясе буенча чаңгы ярышларында катнашучылар 1, 2 һәм 3 километр дистанцияне уздылар. Асылда, предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләре катнашкан ярышларның максаты – спортның массакүләмлелегенә ирешү, ә физик культура аша безнең барыбызның да тулаем мәдәнияткә тартылуыбыз. Кышкы урман, якты кояш, тынгысыз тренерлар һәм стартка әзерләнүче чаңгычылар һәм чаңгы җанатарлары, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге йөзендә беренчелекне оештыручылар... Чаңгы сезоны ябылу турында рапорт бирә, әмма чаңгыга басарга теләүчеләр өчен – салынган чаңгы трассасыннан, ә район халкына табигать кочагында ял итү өчен кышкы урманнан файдаланырга вакыт бар әле.

Ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучыларны дипломнар, медальләр һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр. Ярышларда иң яшь катнашучы – 6 яшьлек Ильяс Гайнетдинов, иң өлкәне - 52 яшьлек Ленар Таһиров иде.

 

Роза Искәндәр

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International