Архив бүлеге хезмәткәрләре Архив көнен яшь архивчылар белән бергә уздырдылар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген архив бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – Архив көнен билгеләп узалар. Ютазы районы архив бүлегендә эшләүчеләр бу көнне Димтамак мәктәбенннән килгән яшь архивчылар белән бергәләп каршы алдылар. Бүлек җитәкчесе Лилия Гәрәева укучыларга архивларның килеп чыгу тарихы, архивта сакланучы документлар, аларның төрләре турында сөйләде, Урыссу бистәсенең 75-еллык юбилеен каршы алу кысаларында “Без тарихны онытмыйбыз” дип исемләнгән фотокүргәзмә белән таныштырды. Димтамак мәктәбе укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, архив эшенең никадәр мавыктыргыч һәм җаваплы икәнен белделәр.

Л.Я.Гареева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International