Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 11 марты, җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

 

2022 ел 12 мартына  метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының -25..-28˚ градуска кадәр төшүе көтелә .

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Салкын тидермәс өчен, урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының  урамда озак торуларына юл куймаска һәм еракка барулардан тыелырга кирәк.

Өшү куркынычының төп факторлары: кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек  һәм аручанлык. Күп катлы киенү зарур - һава катлавы җылы тотыла, җылы олтаннар һәм йон оекбашлар киегез – алар аякларны корыда калдырып, дым сеңдерә, салкынга җылы бияләйләр, баш киемнәре һәм шарфтан башка чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк.

Көчле салкында еракка йөрү һәм сәфәр кылу тыела. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында ватылулар һәм көйсезлекләр  куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да үз куркынычсызлыгы турында истә тотарга кирәк - сезон буенча киенү, җылы кием-салым һәм аяк киеме, кайнар чәй запасын онытмау, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдыру мөһим.

Автомобильдә начар күрүчәнлек шартларында хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән сакланырга кирәк.

Кинәт тормоз тотулардан саклану зарур: туктау кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметү мөһим. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт иткән машина йөртүчеләрне кисәтү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International