Февраль аенда арттырылган пенсияне гыйнвар ае өчен өстәмә түләү тулыландырды

2022 елның 11 марты, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсиянең индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә - 8,6% ка арткан күләмдә күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.

Февраль ае өчен түләүләр зур сумма тәшкил итте, чөнки февраль аенда пенсионерлар февраль ае өчен пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен 8,6% ка индексацияләнгән пенсияне дә (доиндексация) алдылар. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелде.

Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9% ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде.

Индексациядән соң билгеләнгән пенсиягезнең төгәл күләмен РПФ сайтында яки "Дәүләт хезмәтләре" порталында белергә мөмкин. Моның өчен «Билгеләнгән пенсия һәм социаль түләүләр турында белешмә» электрон сервисын активлаштырырга кирәк. Белешмә реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаша. Ул юридик көчкә ия, чөнки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән мөһер белән таныкланган. Теләгән очракта белешмәне бастырып чыгарырга була.

Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә гражданинның Шәхси кабинетында www.pfr.gov.ru сайтында файдаланыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International