Әбсәләм ветераннарының картаерга вакытлары юк.
Быел район ветераннар оешмасы оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтә: әлеге дата кысаларында Әбсәләм ветераннар советы турында сөйләшәчәкбез.
Иҗтимагый оешма турында аның рәисеннән дә яхшырак кем сөйләр икән? Ә Әбсәләм авыл җирлегендә ветераннар советы эшен тынгы белмәс Миңнегөл Мостафина җитәкли. Шушы авылда туып-үскән, башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, Иске Урыссу мәктәбендә укуын дәвам итә.
- Мин беренче сыйныфка укырга барганда, укытучыбыз 28 малай һәм кыз укытты, - дип искә ала Миңнегөл Әкрәм кызы. - Иске Урыссуга укырга да без егермегә якын бала йөрдек. Эш шунда ки, безнең белән бергә Иске Урыссу авылына бер укытучы – Алинә Нуретдинова да йөри иде. Ул барганда, зур-зур адымнар ясый. Әгәр аның адымына җайлашсаң , 20 минут эчендә барып җитәргә була иде. Без бит турыга йөри идек. Кышын интернатта яшәдек.
Менә шулай итеп безнең мәкаләбез каһарманы ун сыйныфны тәмамлаган. Өлгергәнлек аттестаты алгач, укуын дәвам итү өчен авылдан китеп тормаган. Нәкъ менә шул вакытта әтисе дөнья куя. Ә Миңнегөл-гаиләдә иң өлкән бала. Шуңа күрә аңа язмыш үзе өч кече энесен һәм ике сеңлесен үстерергә ярдәм итәргә куша. Әбсәләм медпунктына санитар булып урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда хезмәт куя. Хуҗалыктагы эш һәрвакыт җиткәндер, чөнки бүген дә әле алар ат, сыер, нәтиҗәдә, бозау да, асрый, йорт кошлары бар. Сүз уңаенда, героебызның гаилә тормышы турында. Миңнегөл 1973 елның 1 мартындаавылдашы Фазылга кияүгә чыга. Быел Мостафиннар гаиләсе 49 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.
- Ирем дә гел бер урында - Әпсәләм төзелеш конструкцияләре комбинатында эшләде, - дип дәвам итә Миңнегөл ханым. – Без, өйләнешкәннән соң, сигез ел бер кечкенә, иске йортта яшәдек. Ә аннары яңасын төзеп чыктык.
Авыл кызы менә шулай яши, авылдашлары белән тыгыз элемәдә тора, 12 ел дәвамында анасын тәрбияли, бурычын үти. Бу ханымның активлыгы каныннандыр. Юкка гына аны ветераннар советы рәисе итеп сайламаганнардыр.
Роза Искәндәр