2017 елның февралендә Сиринә Юлбарисова тарафыннан районның актив пенсионерлары өчен оештырылган «Сәламәтлек төркеме» катнашучылары үзләренең беренче юбилеен билгеләп үтте.
Бүген иртән “Энергия” стадионында төркем оешуының биш еллыгына багышланган спорт чарасы узды.
30га якын өлкән яшьтәге хатын-кыз, яшүсмерләр кебек саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнады, әйлән-бәйлән әйләнде, җырлар җырлады һәм вакытны бик күңелле уздырды.
Салкында сәяхәттән соң, барлык спорт ярышларында катнашучылар бәйрәмне тәмле чәй табыны артында дәвам иттеләр.