Ютазы район суды бинасында хезмәт коллективының ТР Ютазы районы суды рәисен билгеләү мәсьәләсенә багышланган киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, идарә башлыгы урынбасары – Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы Рамил Рамазанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район прокуроры Тимур Фатыйхов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, җәмәгать судьясы, суд приставлары һәм башкалар катнашты.
ТР Азнакай шәһәр суды рәисе, Ютазы район судының элеккеге рәисе Илдар Шәрифуллин хезмәттәшен яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады.
- Район суды ышанычлы кулларда дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. - Сез үз эшегезне лаеклы алып барырсыз дип ышанам. Күрше Башкортстан белән чиктәш безнең район республиканың көньяк-көнчыгышындагы капкасы булып тора дип уйлыйм. Еш кына суд процессларында безнең хезмәттәшләребез, әйтик, Октябрьскийдан да катнаша. Алар - адвокатлар, судьялар... Шуңа күрә безнең эшебез, безнең хезмәттәшлек – районның гадел хөкем йөзе. Югары суд, Татарстан Суд департаменты җитәкчелегенә эштә һәртөрле ярдәм күрсәткәне, эшләрдә конструктив булышлыгы өчен рәхмәт белдерәм.
Айдар Галиәкбәров Чулпан Зәйнуллинаның моңарчы биләгән вазифаларын әйтеп үтте, анда ул үзен җаваплы кеше һәм грамоталы җитәкче итеп күрсәтте, дип ассызыклады, гадел хөкем өлкәсендә нәтиҗәле эшләвен теләде. Район суды рәисе, үз чиратында, барысына да ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аның адресына җылы сүзләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Ахырда район җитәкчелегенә бүләк буларак Айдар Галиәкбәров Светлана Самонинага суд системасы эшчәнлеген чагылдыручы әдәбият тапшырды.
Роза Әхмәдиева