«Пушкин картасы» проекты кысаларында Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 11 март көнне «Барлык юллар да китапханәгә илтә!» танып белү уенын уздырдылар. Уенда 2 команда катнашты. Балалар «Vbiblioteke», «Хайп», «Шифровальная» станцияләрен уздылар. Дөрес җаваплар катнашучыларны биреме булган киләсе станциягә озатты. Уен нәтиҗәләре буенча күбрәк балл җыйган һәм башкаларга караганда алданрак сүзләрдән мәкаль җыйган команда җиңү яулады. Уен китап укуга карата кызыксынучанлыкны һәм күп белергә омтылуны үстерү, игътибарлы китап укучыны һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.