Ютазы районы укытучылары өчен иҗади семинар

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген Әбсәләм мәктәбендә рәсем сәнгате һәм музыка укытучылары өчен "Эшчәнлеклелек методын гамәлгә ашыруның педагогик шартлары" дигән темага район методик берләшмәсе семинары узды.

Сынлы сәнгать укытучысы А. Ю.Обертинская 5 нче сыйныфта “Декоратив бизәү нигезе буларак орнамент" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.

Семинарда катнашучыларны "Аврора-Арт" рәсем ясау техникасы белән таныштырдылар. "Аврора-Арт" стилендәге рәсемнәр җиңел һәм якты төсләрдә килеп чыкты.

Музыка укытучысы Л. Б. Фарукшина "Мин яратам сине, туган ягым!"дип аталган концерт программасын оештырган иде. Актив концерт эше тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен күрсәтүгә ярдәм итә, идеяләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлек бирә, тулы канлы аралашу өчен шартлар тудыра.

Г. М. Закирова семинар темасы буенча доклад укыды.

Семинар хезмәттәшләрнең уңай бәясен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International