Сыйныф җитәкчеләре атналыгы кысаларында Ютазы районының барлык мәктәпләрендә укучылар өчен кызыклы чаралар уза.
Мәсәлән, Урыссу гимназиясендә бүген 5 Б сыйныф укучылары өчен "Сәламәтлек иленә юл" дигән темага уен-сәяхәт үткәрелде. Чөнки безнең заманда төп кыйммәт - сәламәтлек. Чарада сәламәт яшәү рәвеше принципларын билгеләделәр, "Файдалы-зарарлы" уены үткәрделәр.
Ә узган ял көннәрендә башлангыч мәктәпнең 3 А сыйныфында «Кем акыллырак, җитезрәк, тапкыррак – кызлармы яки малайлармы?” - дип аталган чара уздырылды. Бу 8 Мартка һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара булды.
Барлык мәктәпләрдә дә төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Педагоглар бик күп тырышлык куйды!