2022 елның 31 мартында Урыссуның 1 санлы мәктәбе базасында " Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак. Быел ата-аналар база дәрәҗәсендәге математика буенча белемнәрен тикшерә һәм бердәм дәүләт имтиханын үткәрү процедурасы белән таныша алачаклар.
Барлык теләүчеләрне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Урыссу штп., Пушкин ур., 70. Чара 14: 00 сәгатьтә башлана.