10-12 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Ю.И. Журавлев истәлегенә багышланган 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Безнең көрәшчеләр кискен көрәштә янә үз көчләрен, чыдамлыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәттеләр!
Менә алар безнең көчлеләрдән көчлеләр:
Алтын медаль - Солтанбәков Әмирхан, 44кг авырлык категориясендә;
Алтын медаль - Габдрәфыйков Алан, 85 кг авырлык категориясендә.
Моннан тыш, Солтанбәков Әмирхан аерым "Җиңүгә омтылыш өчен"номинациясендә бүләкләнде.
Балаларга һәм тренер - Ситдыйков Ринат Наил улына мактау сүзләре әйтәсе килә, чөнки мондый нәтиҗәләр аның казанышы да!