Аны ТР Дәүләт Советы депутаты Салихов Ирек Фәрит улы гамәлгә куйган.
«Социаль ял итеп алу" хезмәтенең төп максаты – инвалид балалар тәрбияләүче гаилә әгъзаларына төшкән физик, психологик һәм эмоциональ йөкләнешне җиңеләйтү.
Бүген әлеге проектның әниләре өчен 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды, шулай ук мастер - класслар үткәрелде. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды, анда әниләр үзләренең үткәрелгән вакыттан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
Проект бушлай! Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре өчен "Социаль ял итеп алу" проектына язылу дәвам итә. Без сезне Урыссу штп, Мияссаров ур., 69 адресы буенча көтәбез. Тел.: 2-81-09 @fond_blagodarenie