Безнекеләрне хуплап - " Җиңү өчен!"

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Урыссуда символик мәгънәгә ия автоузыш  булды - язмыш ихтыяры белән Украинага эләккән солдатларга ярдәм итү. Россия Федерациясе флаглары һәм алгы пыяласына Z символик хәрефе ябыштырылган машиналар поселокның барлык урамнары буйлап уздылар һәм район мәдәният йорты мәйданында  Z хәрефе ясап тезелделәр.

Z хәрефе "За Победу" һәм "Задача будет выполнена" сүзләрен аңлата.

Бу символны Россия хәрби техникасында кулланалар. Шулай ук V символы кулланыла, аның эченә "Сила в правде” сүзләре шифрланган. Бу символларның нәрсә аңлатуы турында күптән түгел РФ Оборона министрлыгы вәкилләре рәсми социаль челтәрләрдә сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International