«Татарстан Республикасының авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждениесе» номинациясендә Иске Урыссу авыл мәдәният йорты җиңүче булды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

 

«Татарстан Республикасының авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждениесе» номинациясендә Иске Урыссу авыл мәдәният йорты җиңүче булды. Аңа 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.

«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә Иске Урыссу авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Мезенцева Венера Әнвәр кызы җиңү яулады. Аңа 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде.

Җиңү яулаучыны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International