Безнең чаңгычылар янә үзләре турында белдерде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

“Октябрьский марафон “ - 12 март көнне шундый исем астында чаңгы ярышлары узды, анда безнең чаңгычылар район данын намус белән якладылар.

Чаңгычы  ир-егетләр җилдән җитез тизлек белән  ирекле стильдә  33 километр араны узды, хатын-кызлар - 22 километр юлны. Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында Илмир Латыйпов беренче урынны алды, хатын-кызлар арасында Лилия Габитова икенче урынга лаек булды. Шулай итеп, Ютазы чаңгычылары районның спорт казанышлары тартмасын алтын һәм көмеш медальләр белән тулыландырды.

 

Роза Әхмәдиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International